Зәй офыклары

Питрау бәйрәме уңаеннан зәйлеләрне район башлыгы Разиф Кәримов котлады

Сезне чын күңелдән халык бәйрәме - Питрау белән котлыйм. Моннан 17 ел элек Баграж авылының престольный бәйрәме саналган Питрау, авыл бәйрәме кысаларыннан чыгып, элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев инициативасы белән районкүләм мәдәни чара статусы алды. Ә быел без бу бәйрәмгә тагын да үзенчәлекле төсмерләр өстәп, үзебезнең күркәм Зәй җирендә аңа...

Сезне чын күңелдән халык бәйрәме - Питрау белән котлыйм. Моннан 17 ел элек Баграж авылының престольный бәйрәме саналган Питрау, авыл бәйрәме кысаларыннан чыгып, элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев инициативасы белән районкүләм мәдәни чара статусы алды. Ә быел без бу бәйрәмгә тагын да үзенчәлекле төсмерләр өстәп, үзебезнең күркәм Зәй җирендә аңа икенче сулыш өреп оештыруга зур игътабар бирдек. Җәй уртасындагы көтеп алынган бу бәйрәмгә авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгән уңышларыбыз да күтәренке рух өсти. Язгы кыр эшләрен без тырыш игенчеләребез көче белән республикада беренчеләрдән булып тәмамлап, аның сыйфатлы башкарылуы куанычын хәзер күкрәп утыручы иген кырларына, татлы тамыразык басуларына карап сөенәбез. Терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара, иң беренчеләрдән булып менә инде урып-җыю эшләренә керештек. Быел без район кырларында 1100 гектар мәйданда "рыжик" дип аталган яңа техник культура игеп, комбайнчылар аны уру эшен башлап җибәрде, алга таба бу культура орлыгы маен сыктырып, үзебезнең заводта үсемлек мае әзерләүгә керешәчәкбез. Күрәсез яңа технологияләргә, яңа эш алымнарына омтылып, шул ук вакытта табигать кануннарына буйсынып яши, эшли белүебез киләчәккә нык адымнар белән атларга ярдәм итә. Без быелгы "Урак - 2016" да сезнең белән 40 мең гектар мәйданда бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алырга тиешлебез, аннан соң шикәр чөгендерен җыйнау эше башлана. Табигать быел безнең яклы, Тукай әйткәндәй "җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява", яңгырларның соңгы вакытта булмавы бераз борчуга салса да, Питрау алдыннан явым булу куандырды. Бу исә быел иген кырларыбызның һәр гектарыннан зур уңыш көтелүе турында сөйли, аны түкми-чәчми җыйнауга без барыбыз да җаваплы һәм сынатмабыз дип уйлыйм. Тырыш хезмәтегез өчен, бердәм, тату булып күңел күтәренкелеге белән яши белүегез өчен рәхмәт барыгызга! Бездә халыклар, мәдәниятләр һәм конфессияләр арасында бер-береңә хөрмәт, теләктәшлекнең тотрыклы, матур традицияләре формалашты. Зәйлеләр милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен яхшы аңлыйлар. Ә бу исә икътисади һәм социаль уңышлар белән бергә борынгы Зәй җирендә тынычлык һәм иминлек нигезе булып тора. Бәйрәмнәр халык тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Әти-әнисенең күркәм сыйфатларын алган бала кебек, халык бәйрәмнәре дә гасырлар дәвамында халыкның тарихын, дини, яшәеш үзенчәлекләрен үзенә сеңдергән. Авыл тормышында Питрау аеруча мөһим, үзенчәлекле, чөнки бәйрәмнән соң эш тагын да арта, кыр эшләренә ныклап керешелә. "Питрау үтте- җәй бетте" дигән халык мәкале исә ул үскән, өлгергән бар уңышны җыеп алу чоры дигәнне аңлата. Бездә чананы - җәйдән, арбаны кышын әзерлә, диләр. Ә җәй исә авыл халкы өчен генә түгел, шәһәрдә яшәүчеләр өчен дә көзге-кышкы сезонга әзерлек чоры. Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, канәгатьлек хисе, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен. Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим. Хөрмәт белән район башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: