Зәй офыклары

Полиция хезмәткәре юлда машина белән кюветка төшкән гаиләгә ярдәм иткән

Бу хәл Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасында булган.

Бүген Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасында юл-патруль хезмәте инспекторы полиция лейтенанты Вадим Белышев кюветка төшкән машина хуҗаларына ярдәм иткән. Башкортстанда яшәүче гаилә Чаллыга бара торган булган. Аларның машиналары кюветка төшкән, шөкер, зыян күрүчеләр булмаган. 

Инспектор Вадим Белышев булышлыгы белән машинаны тиз арада кар көртеннән чыгара алганнар.

Фотолар ЮХИДИ бүлегеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: