Зәй офыклары

Прокурор аңлата: Хезмәт саклау өлкәсендә эш бирүче хокуклары

2022 елның 1 мартыннан Россия Хезмәт кодексына үзгәрешләр керде.

Зәй шәһәре прокуроры Ринат Кәримов  әлеге үзгәрешләрне аңлата.

-"Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон нигезендә хезмәт законнарына 214.2 маддә кертелде, анда хезмәтне саклау өлкәсендә эш бирүченең хокуклары беркетелгән.

Закон таләпләре нигезендә эш бирүчегә иминлекне контрольдә тоту максатында эш урынын күзәтергә видео һәм аудиофиксацияләү хокукы бирелә. Шулай ук эш бирүче хезмәтне саклау өлкәсендә электрон документ әйләнеше алып барырга, хезмәт законнары нормаларын үз эченә алган норматив хокукый актлар үтәлешенә вәкаләтле башкарма хакимиятнең федераль яки территориаль органнарына  электрон документлары базаларына дистанцион керү мөмкинлеген тудырырга тиеш.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: