Зәй офыклары

“Радость” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә - тәрбия мәктәбе

Проектның максатчан төркемнәре булып балалар үзләре дә, аларның әти-әниләре дә тора.

“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Үсешләрендә төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм тернәкләндерү хезмәте” проекты уңышлы тормышка ашырыла.
Проектның максатчан төркемнәре булып балалар үзләре дә, аларның әти-әниләре дә тора. Бу эшнең бер формасы булып озак вакытлы карау системасының социаль сервисларыннан берсе булган тәрбия мәктәбендә дәресләр уздыру тора. Дәресләрдә ата-аналарны төп һәм ярдәмче җиһазлар, балаларга хәрәкәт итү функцияләрен торгызырга, вак моториканы үстерергә ярдәм итүче төрле җайланмалар белән таныштыралар.
Дәрес барышында ата-аналар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, кызыксындырган сорауларга җаваплар ала, үз балалары белән бергә төрле тернәкләндерү техник чараларын сынап карый һәм аларны сатып алуның максатка ярашлы булуы турында карар кабул итә ала.
Ата-аналарның бердәм фикере буенча, тәрбия мәктәбе дәресләре алар өчен бик кызыклы һәм файдалы уза.

Фото “Радость” үзәгеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: