Зәй офыклары

Район Советы утырышы – заводта (Фоторепортаж)

Зәй районы Советы утырышларын, күчмә утырыш итеп, предприятие, оешмалар, авыл җирлекләрендә үткәрү гадәткә керә. Чираттагы шундый утырыш "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШендә узды. Депутатлар башта завод цехларында булып, предприятие эшчәнлеге белән таныштылар, соңрак әлеге мәсьәлә утырышның пленар өлешендә каралды. Предприятиенең агымдагы елның биш аенда эшчәнлеге һәм ел ахырына...

Зәй районы Советы утырышларын, күчмә утырыш итеп, предприятие, оешмалар, авыл җирлекләрендә үткәрү гадәткә керә. Чираттагы шундый утырыш "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШендә узды. Депутатлар башта завод цехларында булып, предприятие эшчәнлеге белән таныштылар, соңрак әлеге мәсьәлә утырышның пленар өлешендә каралды. Предприятиенең агымдагы елның биш аенда эшчәнлеге һәм ел ахырына кадәр планнары турында ширкәтнең генераль директоры Илья Давыдов чыгыш ясады.

Утырышта кайбер башка мәсьәләләр тикшерелеп, алар буенча карарлар кабул ителде.

Утырыш Совет рәисе, район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: