Зәй офыклары

Район үзәк дәваханәсенең бер палатасында 5 яшьлек бала өстенә шкаф төшкән

Баланы табиблар караганнар. Хәзерге вакытта ул медицина ярдәменә мохтаҗ түгел.

Зәй район үзәк дәваханәсенең бер палатасында 5 яшьлек бала өстенә шкаф төшкән. Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Бу хәл узган ялларда булган. Палатада бала белән бергә аның әнисе дә булган, ул шунда ук табибларга мөрәҗәгать иткән. Баланы карау өчен палатага невролог һәм травматолог чакырылган. Табиблар тарафыннан баланың җәрәхәт алуы расланмаган. Соңрак Түбән Кама балалар дәваханәсе табиблары караганнан соң да, алар да шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Зәй район үзәк дәваханәсе администрациясе тарафыннан кичекмәстән барлык шкафларны стеналарга кирәкле механизмнар белән беркетергә дигән карар кабул ителде. Бүгенге көндә балалар палаталарында барлык шкафлар да беркетелгән, дигән аңлатма биргәннәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта баланың хәле әйбәт, ул табиблар ярдәменә мохтаҗ түгел.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: