Зәй офыклары

Разиф Кәримов Иске Зәй бистәсендә сайлады

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Иске Зәй бистәсенең 1нче мәктәбендә урнашкан 1451нче сайлау участогында сайлады.

Башка еллардагы кебек үк, бүген район башлыгы Разиф Кәримов тормыш иптәше белән Иске Зәй бистәсенең 1нче мәктәбендә урнашкан 1451нче сайлау участогында сайлады.


Биредә сайлаулар Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәп оештырылган. Район башлыгын участок саулай комиссиясе рәисе Валентин Гончаров каршы алды. Башта Разиф Кәримов участокта сайлау барышы белән танышты.


- Безнең сайлау участогына 1576 кеше беркетелгән. 17, 18 сентябрь көннәрендә аларның яртысы сайлауларда катнашты инде. Иске Зәй бистәсендә башлыча өлкәннәр яши, шуңа күрә өйдә сайларга теләк белдереп, мөрәҗәгать итүчеләр күп. Иң өлкән сайлаучыбыз –Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Емелин. Ул шулай ук өйдә сайлады.19 кеше сайлауларда беренче мәртәбә катнаша. Аларның кайберләре сайлап китте инде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырабыз, - диде Валентин Гончаров.


Сайлау процедурасын узгач, Разиф Галиеевич журналистларга районда РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның барышы турында әйтте.


- Районда сайлаулар тыныч кына уза. Барлык 64 сайлау участогында да 17 сентябрьдә эш башланды. Беренче ике көндә оешма, предприятиеләрдә хезмәт куючылар, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр активлык күрсәтте. Бүген дә барлык сайлау участокларында җанлылык. Зәйлеләр зур активлык күрсәтә, - диде район башлыгы.


Разиф Кәримов шулай ук район мәдәният йортында урнашкан 1452нче сайлау участогында сайлау барышы белән дә танышты.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: