Зәй офыклары

Разиф Кәримов: Коронавирусның яңа дулкыны бездән тагын бер кат саклык чараларына җитди игътибарлы булуны сорый

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләрен балалар сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга чакырды.

Пандемиянең яңа дулкыны республикабызга килү сәбәпле, эпидемиологик хәл катлаулана бара, шул исәптән Зәй районы территориясендә дә саклык чараларына тагын бер кат ныклы игътибар бирү сорала. Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов мәгариф, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр җитәкчеләрен балалар сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга чакырды. Чөнки сезонлы инфекция белән авыручы балалар саны көннән-көн арта бара, дип ассызыклыйлар санитар-эпидемиология үзәгеннән.


- Авыручы балалар саны күп булу сәбәпле, без 6нчы мәктәпне хәл яхшырганчыга кадәр карантинга ябабыз. Шулай ук 2нче мәктәптә, татар гимназиясендә аерым сыйныфларда укулар, “Тылсымлы әкият” балалар бакчасында бер төркемдә шөгыльләр туктатыла. Моннан тыш, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә (музыка мәктәбе, укучыларның кече фәннәр академиясе һ.б.) бу атна дәвамында дәресләр үткәрүне туктатып торабыз. Чөнки бу учреждениеләргә төрле мәктәпләрдән балалар йөри, үзара контакт аша инфекция йоктыру булмаска тиеш. Алга таба аларда эш алып баруны хәл торышына карарбыз. Ә барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында иртән температураны үлчәү, дәресләрнең төрле вакытта оештырылуын, дезинфекция үткәрү чараларын җитди контрольдә тотарга кирәк, - дип катгый белдерде район башлыгы.

Шул ук вакытта хәзер әти-әниләр белән 12-18 яшьлек балаларга коронавирустан вакцина ясату турында да сөйләшүләр алып барыла башлаячак.

- Республикага балалар өчен беренче партия вакцина кайтты. Хәзер безгә әти-әниләрдән аны балаларга ясау өчен язмача гаризалар алу кирәк, - дип белдерде үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов.
Авыручылар саны өлкәннәр арасында да арта бару сәбәпле, үзәк дәваханә җитәкчелеге тән температурасы күтәрелгән очракта, дәваханәгә килмичә генә, телефон аша элемтәгә кереп, больничный ачу мөмкинлеге булуны белдерә.

- Иң мөһиме - инфекциянең бер кешедән икенчесенә күчүенә юл куймау, - ди баш табиб.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: