Зәй офыклары

Разиф Кәримов: Таләпләрне катгыйландырмыйча, исерек машина йөртүчеләр белән көрәшү мөмкин түгел

Бүген Зәйдә узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышында район башлыгы Разиф Кәримов яңа елдан соң гына да республика юлларында булган һәлакәтләрдә кешеләрнең үлем очраклары, имгәнүчеләр санының күп булуы барыбызны да борчый торган җитди мәсьәлә дип басым ясады.

- Яңа елга кергәч кенә дә республика юлларында 28 кеше юл һәлакәтләрендә үлгән, шуларның берсе, кызганыч, безнең районда. Монда, әлбәттә, юл иминлеге өчен җаваплы һәр структураның нәрсәнедер тиешле дәрәҗәдә башкарып бетермәве аяныч нәтиҗәләрнең төп сәбәбе булып тора. Юлларны үз вакытында тиешле дәрәҗәдә чистартмау, юллар салганда, төзекләндергәндә юл кагыйдәләре таләпләрен тиешенчә үтәп бетермәү, машина йөртүчеләрнең җавапсыз гамәлләре һәм башка бик күп сәбәпләр бар. Хәзер без прокуратура белән берлектә килешенеп, спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручыларны  шунда ук тоткарлап, күпмедер тәүлеккә иректән мәхрүм итү юлын да куллануны гамәлгә керттек. Чөнки таләпләрне катгыйландырмыйча, мондыйлар белән көрәшү мөмкин түгел, - дип ассызыклады район башлыгы.

Исерек хәлдә руль артына утыручылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен аеруча куркыныч. Чөнки бер җавапсыз гамәл аркасында бер гаепсез кешеләрнең гомере өзелергә, гомерлек гарип калырга мөмкин.

- Узган 2021 елда район территориясендәге юлларда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 2 кеше үлде, 9 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, берәр очракка азрак булса да, ел саен мондый аяныч хәлләр турында ачынып сөйләргә туры килә. Ә инспекторлар тарафыннан тоткарланган мондый машина йөртүчеләрнең саны ел дәвамында 170кә җитте. Димәк, шушы кадәр аяныч хәл килеп чыгу куркынычы булган дигән сүз бу.  Без ЮХИДИ  хезмәткәрләре спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручыларны булдырмау максатында еш кына рейдлар үткәрәбез. Хәзер исерек машина йөртүчеләр турында аноним төстә хәбәр итү өчен районда махсус телеграм-канал оештырылды. Баштарак бу юл белән хәбәр алу булмаса да, хәзер кешеләр исерекләрнең юлларда ни дәрәҗәдә куркыныч тудыруын аңлап, тиз арада безгә хәбәр бирү җаен карый. Менә шулай бергәләп көрәшкәндә генә без имин юлларга ирешә алачакбыз, - ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Моннан тыш, комиссия утырышында кышкы чорда юлларның техник торышы канәгатьләнерлек дәрәҗәдә булмавы да аварияләр саны артуга китерә дигән фикер яңгырады.

Урам-юллар челтәренең тиешле дәрәҗәдә булмавы нәтиҗәсендә үткән ел 10 юл һәлакәте теркәлеп, аларда 3 кеше үлгән, 14 кеше яраланган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юлларны карап тотучы оешмаларга 148 предписание җибәрелгән. Шулай ук аварияләр килеп чыгу куркынычы булган урыннарга кисәтүче юл билгеләре урнаштыру да бик мөһим.

- Зәй-Сухрау, Чаллы-Зәй-Әлмәт юлларында юл тигезлеге тиешле дәрәҗәдә булмаган урыннарда “Тигезсез юл” дигән билгеләр урнаштыру кирәк дип саныйм. Чөнки бу аяныч аварияләргә китерергә мөмкин, - дип ассызыклады  чыгышында ЮХИДИ башлыгы.

Киңәшмә барышында мәктәп автобусларында балаларны имин йөртү мәсьәләсе дә көн үзәгенә куелды.

- Һәр мәктәп директоры, мәктәп автобусларын йөртүгә җаваплы оешма балаларның белем алу процессына хилафлык киләрлек булмаска тиешлекне аңлап эшләргә тиеш, - дип басым ясады Разиф Кәримов.

2021 елда:

30 юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше үлгән, 34 кеше яраланган

2020 елда: 45 юл-транспорт һәлакәтендә 5 кеше үлгән, 62 кеше яраланган

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: