Зәй офыклары

Ренат Вәлиуллин: Минтимер Шәймиев Татарстан тарихында һәм бүгенгесендә зур урын алып тора

Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин фикеренчә, Татарстан вәкиллекләренең ачылуында республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы тора.

- Татарстан вәкиллекләренең ачылуы — Минтимер Шәймиев башлангычы. Хәзерге вакытта республика вәкиллекләренең бик күп төбәкләрдә һәм чит илләрдә уңай һәм нәтиҗәле эшләүләрен күрәбез. Вәкиллекләрнең ачылуы Татарстанның имиджын күтәрде, аның икътисади, мәгариф һәм мәдәни багланышларын камилләштерде, — диде Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин  "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиевнең Татарстан Республикасы "Яңарыш" Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительләр советын җитәкләвен дә бер дә юктан гына булмады: "икътисади вазгыять даими рәвештә алышынып торуга карамастан, зур хезмәт һәм чын мәгънәсендә рухи батырлык эшләде", — диде ул.

- Болар барысы да Минтимер Шәриповичның Татарстан тарихында һәм Татарстанның бүгенгесендә тоткан зур урынын күрсәтеп тора, — диде Ренат Вәлиуллин. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: