40 кеше хастаханәгә салынган, 81 кеше өйдә дәвалана.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 121 яңа очрагы теркәлгән, барысы да - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 40 кеше хастаханәгә салынган, 81 кеше өйдә дәвалана.
Казанда - 49, Чаллыда - 22, Нурлатта – тугыз, Алабуга, Түбән Камада – бишәр, Әлмәт районында – дүрт, Алексеевск, Минзәлә районнарында – өчәр, Балтач, Югары Ослан, Зәй районнарында – икешәр, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Апас, Арча, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Тукай районнарында - берәр очрак теркәлгән.
17 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 28 587 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 24 125 кеше терелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз