Зәй офыклары

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 167 кеше йоктырган

39 кеше хастаханәгә салынган, 128 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 167  яңа  очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, калганнары  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 39 кеше хастаханәгә салынган, 128  кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 104, Чаллыда – 19, Аксубай, Түбән Камада – тугыз, Әлмәт, Бөгелмә районнарында – бишәр, Кайбыч, Питрәч районнарында – дүртәр,  Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш районнарында - өчәр, Буа, Лениногорск  районнарында  – икешәр, Чүпрәле, Мамадыш, Менделеевск, Тукай  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

25 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның  29 707 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 24 636  кеше терелде.

Бүгенге көнгә республикада 1 426 700  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның  1 008 592се  – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: