Зәй офыклары

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 174 кеше йоктырган

Бүгенге көнгә республикада 1 468 432 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 014 875е – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 174  яңа  очрагы теркәлгән, барсы да-  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 38  кеше хастаханәгә салынган, 136  кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 69, Чаллыда – 25, Аксубайда – 17, Чистайда – 13, Нурлатта – 12, Алексеевск, Спас районнарында – алтышар, Яңа Чишмә  районында – дүрт,  Яшел Үзән, Лаеш районнарында - өчәр, Актаныш, Тәтеш, Тукай районнарында  – икешәр, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Саба, Чирмешән  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

26 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның  30 057 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 24 878  кеше терелде.

Бүгенге көнгә республикада 1 468 432  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның  1 014 875е  – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Зәй шәһәр һәм район халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар:


- дүшәмбе-җомга - үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 8:00дән 17: 00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 8: 00дән 12:00гә кадәр;


- дүшәмбе-җомга кабул итү бүлегендә - 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр;


- “Салават күпере” поликлиникасында - 9:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр;


- Иске Зәй табиб амбулаториясендә - 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр;


- Мирный микрорайонындагы табиб амбулаториясендә эш көннәрендә 9:00 дән 16:00гә кадәр. 12:00-13:00 - төшке аш, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: