Зәй офыклары

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 194 кеше йоктырган

72 кеше хастаханәгә салынган, 122 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 194  яңа  очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, калганнары  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 72  кеше хастаханәгә салынган, 122  кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 90, Кама Тамагы районында – 17, Саба районында – 16, Чаллы, Түбән Камада  –  сигезәр, Нурлат  районында – 7, Арча районында – алты,  Буа районында – биш, Азнакай, Биектау районнарында – дүртәр, Алексеевск, Апас, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Ютазы  районнарында  –  өчәр, Лениногорск, Спас, Чистай районнарында  – икешәр, Аксубай, Югары Ослан, Кайбыч, Лаеш, Минзәлә, Тәтеш, Тукай, Теләче районнарында - берәр очрак теркәлгән.

9 декабрьгә Татарстанда COVID-19ның  40 044 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 33 329  кеше терелде.

Бүгенге көнгә республикада 2 165 398  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның  1 854 987се  – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: