Бүгенге көнгә республикада 2 058 050 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 591 425е – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 236 яңа очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.103 кеше хастаханәгә салынган, 133 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 126, Яшел Үзәндә – 19, Чаллыда - 24, Әлмәт районында – 16, Алабуга районында – 7, Лаеш районында – алты, Буа, Питрәч районнарында – бишәр, Балтач районында – дүрт, Түбән Камада – өч, Югары Ослан, Биектау, Саба, Спас, Чистай районнарында – икешәр, Әгерҗе, Алексеевск, Арча, Бөгелмә, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Ютазы районнарында - берәр очрак теркәлгән.
3 декабрьгә Татарстанда COVID-19ның 38 760 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 32 238 кеше терелде.
Бүгенге көнгә республикада 2 058 050 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 591 425е – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз