101 кеше хастаханәгә салынган, 148 кеше өйдә дәвалана.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 249 яңа очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 101 кеше хастаханәгә салынган, 148 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 129, Чаллыда - 28, Яшел Үзәндә – 17, Буа районында – 13, Питрәч, Арча районнарында – җидешәр, Саба районында – 6, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай районннарында – дүртәр, Югары Ослан, Алабуга, Түбән Кама, Сарман районнарында – өчәр, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Теләче районнарында – икешәр, Әгерҗе, Азнакай, Әтнә, Балтач, Биектау, Лениногоск районнарында - берәр очрак теркәлгән.
26 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 37 057 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 30 728 кеше терелде.
Бүгенге көнгә республикада 1 995 481 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 509 665е – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз