25 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 36 808 очрагы теркәлгән.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 251 яңа очрагы теркәлгән, өчесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 93 кеше хастаханәгә салынган, 158 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 167, Чаллыда - 18, Яшел Үзәндә – 14, Буа районында – 8, Түбән Кама районында – 7, Биектау районында – 6, Саба, Тукай районннарында – дүртәр, Арча, Лаеш, Чирмешән районнарында – өчәр, Югары Ослан, Чистай районнарында – икешәр, Азнакай, Апас, Алабуга, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Спас, Тәтеш районнарында - берәр очрак теркәлгән.
25 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 36 808 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 30 416 кеше терелде.
Бүгенге көнгә республикада 1 978 471 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 486 548е – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз