Зәй офыклары

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны тагын 48 кеше йоктырган

Бүгенге көнгә 741 611 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 496 146сы –вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 48 яңа  очрагы теркәлгән, дүртесе – читтән кергән, калганнары  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 15 кеше хастаханәгә салынган, 33  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 30, Чаллыда – өч, Тукай районында – дүрт, Югары Ослан, Биектау, Лаеш районнарында – икешәр, Актаныш, Әлмәт, Яшел Үзән, Минзәлә, Менделеевск  районнарында - бер очрак теркәлгән.

21 июльгә Татарстанда COVID-19ның  23 413 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 20 859  кеше терелде.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Бүгенге көнгә 741 611  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның 496 146сы –вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: