Зәй офыклары

Республикада "Иң яхшы социаль хезмәткәр" исемен зәйле яулады

Бүген Казанда ТРның социаль яклау, хезмат һәм мәшгульлек министрлыгы "Иң яхшы социаль хезмәткәр" бәйгесенә нәтиҗә ясады. Анда җиңүче буларак Зәйнең "Радость" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Светлана Ивановна Анисимова тәбрикләнде.

Бәйге җиңүчеләрен котлау тантанасы бәйрәмчә форматта узды. Ә иң яхшы социаль хезмәткәр исемен нәкъ менә Зәй кызы яулавы безнең өчен аеруча куанычлы.

- Светлана Ивановна үз эшен яхшы белүче, башкаручы белгеч. Ул аны әлеге җитди бәйгедә дә дәлилләде, - ди район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: