Зәй офыклары

Республикада коронавирусның яңа 52 очрагы теркәлгән

25 июльгә Татарстанда COVID-19ның 23 624 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 52 яңа  очрагы теркәлгән, җидесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 20 кеше хастаханәләргә салынган, 32 кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 24, Чаллыда – унөч кешегә коронавирус диагнозы куелган. Түбән Кама районында - дүрт, Алексеевск, Мөслим  районнарында – икешәр, Актаныш, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Саба, Спас, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

25 июльгә  Татарстанда COVID-19ның 23 624 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 21 011 кеше терелде, шул исәптән 14 кеше узган тәүлектә савыккан.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: