Зәй офыклары

Республикада коронавирусның яңа 51 очрагы теркәлгән

Бүгенге көнгә 1 062 071 кешегә вакцина ясалды. Шуларның 930 483е – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 51 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 25 кеше хастаханәләргә салынган, 26 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 21, Чаллыда – унике кешегә коронавирус диагнозы куелган. Бөгелмә районында – биш, Әлмәттә – өч, Лениногорск, Тукай районнарында – икешәр, Әлки, Биектау, Алабуга, Минзәлә, Тхбән Кама, Чирмешән районнарында берәр очрак теркәлгән.

21 сентябрьгә  Татарстанда COVID-19ның 26 537 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 22 950 кеше терелде, шул исәптән 32 кеше узган тәүлектә савыккан.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Бүгенге көнгә 1 062 071 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 930 483е – вакцинаның икенче компонентын ясатты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: