Зәй офыклары

Республикада коронавирусның яңа 56 очрагы теркәлгән

24 июльгә Татарстанда COVID-19ның 23 572 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 56 яңа  очрагы теркәлгән, дүртесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 19 кеше хастаханәләргә салынган, 37 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – егерме тугыз, Чаллыда – ун кешегә коронавирус диагнозы куелган. Түбән Кама, Тукай районнарында – дүртәр, Актаныш, Әлмәт, Мөслимдә – икешәр, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.

24 июльгә  Татарстанда COVID-19ның 23 572 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 20 997 кеше терелде, шул исәптән 59 кеше узган тәүлектә савыккан.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: