Зәй офыклары

Республикада коронавирустан узган тәүлектә өч кеше үлгән

Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 3 үлем очрагы расланган. Бу юлы 1939, 1947, 1994 елгы өч хатын-кыз  вирус корбаны булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

-Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.

24 июльгә республикада 595  үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: