Зәй офыклары

Ринат Кәбиров: Балаларны күз уңыннан ычкындырмыйк

Уку елы башланды, балалар мәктәпкә китте.Районыбызда беренче сыйныфта гына да алты йөзләп бала укый. Беренче карашка балаларыбыз оешкан, караулы дияргә нигез бар. Шул ук вакытта аларның иминлеген тәэмин итү турында да уйларга кирәк.

Хәзерге заманда балаларга һөҗүм итү очраклары юк түгел. Алардан акча , телефон һ.б. әйберләр таләп итү булырга мөмкин. Балалар үзләре дә мәктәптән өйгә кайтмыйча, кемгә булса да ияреп китәргә, иптәшләенә кереп, озакка югалырга мөмкин.
-Ел саен уку елы башлану белән район эчке эшләр бүлегенә балалар белән бәйле шалтыратулар, мөрәҗәгатьләр арта. Алар төрле хәлләргә тарый. Шуның өчен балага алдан ук аның мәктәптән өйгә кайту юлын карап чыгыгыз. Истә тотыгыз: балагыз өчен тиз кайта торган юл түгел, ә куркынычсыз юл кирәк. Төнлә кайта торган юл фонарьлар белән яктыртылырга һәм машина күп йөрмәгән җирдә булырга тиеш. Моның өчен сез балагыз белән берничә мәртәбә бу юлдан кайтырга, үзе генә кайтканда ничек йөрергә тиеш икәнен аңлатырга тиешсез, -ди район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Кәбиров.
Эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, ел башыннан балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаятьләр белән бәйле 4 җинаять эше кузгатылган.
Әйе, һәрберебез дә балабызны үсендерергә, кыйммәтле әйберләр сатып алып бирергә яратабыз, ләкин шуны истән чыгарырга ярамый: балагызда аны мәктәпкә алып барып мактанасы килү теләге уяначак. Димәк, балагызга бары тик куркыныч кына тудырасыз.
Урамнарда еш кына балаларга чит кешеләр эндәшкәнен ишетергә туры килә: “Үскәнем әти-әниең кайда?”,”Син берүзең кая барасың?” һ.б. Аралашучан балалар бу сорауларга “Әти-әнием эштә”, “Мин өйдә берүзем” дигән җаваплар да бирергә мөмкин. Бу сүзләрне урамнан үтеп баручы чит кеше дә ишетеп алырга мөмкин, аның исә маньяк , фатир буры булып чыгуы ихтимал.
-Балагыз чит кешеләр белән сөйләшкәндә, бернәрсәне дә тәфсилләп сөйләмәскә кирәклеген белергә тиеш. Гомумән, ул “Әти-әниләрем чит кешеләр белән сөйләшергә рөхсәт итми” дип тә әйтә ала. Балагызга исерекләр белән сөйләшүне катгый тыегыз. Сезнең максат: балагызны чит кешеләр белән аралашканда үзен ничек тотарга тиеш икәнен аңлату. Берәүнең дә баланы алдап яки көч белән алып китәргә хакы юк. Закон һәм дөреслек аның ягында икәнен бала аңларга һәм янындагы башка кешеләрдән ярдәм сорарга хокук-лы икәнлеген белергә тиеш. Иң мөһиме: бала әти-әнисенә ышанычын югалтмаска тиеш, -ди Ринат Кәбиров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: