Зәй офыклары

Роспотребнадзор хезмәткәрләргә ковидка тест ясау мәҗбүри түгел булуын аңлатты

Ведомствоның бу хактагы документы тәкъдим итү характерында һәм бизнеска ярдәм итү өчен билгеләнгән.

Хезмәткәрләргә коронавируска тест ясау мәҗбүри түгел. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) бу хактагы документы тәкъдим итү характерында һәм бизнеска ярдәм итү өчен билгеләнгән, дип яза "Татар-информ" МА.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында эштә тест ясау даими булырга һәм 500 кешегә кадәр штаты булган оешмаларда атнага ике тапкыр ясалырга мөмкин дигән мәгълүмат чыкты.

"Роспотребнадзорның хезмәткәрләр арасында тест үткәрүне оештыру турындагы хәбәре тәкъдим итү характерында. Ул хезмәткәрләренә тест үткәрүне мөстәкыйль оештырырга теләгән эш бирүчеләргә билгеләнгән һәм бу эшнең оптималь алгоритмнары кертелгән", диелгән Роспотребнадзорның җавабында.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: