Зәй офыклары

Роспотребнадзор россиялеләргә эшләми торган көннәрдә өйдә калырга тәкъдим итә

Бу вакытта аралашуларны чикләргә һәм кунаклар кабул итүдән баш тартырга кирәк, ул чакта эпидемиологик хәл яхшырырга мөмкин.

Россия халкына мөмкин булган кадәр өйдә калырга һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга кирәк. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте әнә шундый киңәшләр белән мөрәҗәгать итте. Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.

«Илнең төрле төбәкләрендә эпидемиологик хәлне исәпкә алып, эшләми торган көннәрдә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) өйдә калырга һәм күрсәтелгән чорда сәфәрләрне планлаштырмаска тәкъдим итә», — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бу вакытта аралашуларны чикләргә һәм кунаклар кабул итүдән баш тартырга кирәк, ул чакта эпидемиологик хәл яхшырырга мөмкин.

«Шәхси аралашуларны мөмкин кадәр күбрәк чикләргә тырышыгыз, мөмкин булганда товарларны китереп бирү хезмәтләреннән файдаланыгыз», — дип киңәш иттеләр Роспотребнадзорда.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: