Зәй офыклары

Рәшидә Җиһаншина: Бәхет тауларда икән!

Дөнья күреп, Кара диңгез якларында ял итеп кайткан актив хәбәрчебез Рәшидә Җиһаншина хис-кичерешләре белән уртаклаша.

-Җәй салкын булырга охшап тора. Матур хыялларга бирелеп, җылы Сочи якларына ял итәргә чыгып киттем. Кызларыма, кияүләремә рәхмәт - пенсиядә утырган хыялый әбине дөнья буйлап сәяхәткә алып чыктылар.
Сәфәрем Казан тимер юл вокзалыннан башланды. Адлерга барасы поездга иртәнге якта утырып китәргә кирәк икән. Иртәнге сәгать 5ләр тирәсе, Казан вокзалында мин.
Бераз тамак кибеп чәй эчәсем килеп китте, кафеда кайнар чәй эчим дисәм, вокзалда бер стакан чәй шундый кыйммәт булып чыкты ки, эчмәдем. Җитмәсә, поезд китәргә дә вакыт җиткән, диспетчерның бер әйткән сүзен дә аңламадым, башка шәһәрләрдә нигәдер аңлаешлы итеп сөйлиләр, сәфәрем хәерле булсын дип, поездга утыру юлына юнәлдем.
Поезд чаба да чаба. Вагоннар тулы. Вагон хезмәткәрләре кешелекле. Хыялларым, уйларым әллә кайларга китте, бер яшьлеккә, бер алда ял итәчәк әлегә билгесез Кара диңгез якларына таралды.
Поезд тәрәзеннән карап бару - үзе бер рәхәт. Яшь чагымда Волгоград, Әстерхан шәһәрләренә барган чакларым күңелемне сискәндереп искә төште. Матурлык, яшеллек бөтен җирдә. Тимер юлларда иске вагоннар, кирәкмәгән тимер кисәкләре аунап ята, табигатьне пычраталар инде алар дип уйлап та куйдым.
Ике төн юлда кунганнан соң, Кара диңгез якларына килеп җитү бәхетенә ирештем. Вокзалга килеп төшүгә, чәчәкләрнең матурлыгы, хуш исе күңелне яулап алды. Юлда ару-талулар, поездның селкегәннәре онытылды.
Матур өйләрдә фатирларда тордым, хуҗалары да җайлы кешеләр туры килде.
Диңгез суы салкынчарак булды, ә тәннәр исә җылы як җилләреннән дә каралды. Аяк астындагы ташларга басу бик үк рәхәт булмаса да, бушлай массаж дип кабул иттем.
Биек, серләре әле дә ачылып бетмәгән “Роза Хутор” курортының тауларына мендем. Болытлар артына яшерелгән биек тауларны янәшәмдә күргәч, телсез калдым. Менә матурлык, менә гүзәллек кайда икән ул! Бәхет таулар артында түгел, тауларда икән! Сочига барсагыз, биредә булмыйча китә күрмәгез. Тау өсләрендә кар катламы. Салкын. Кара диңгез өстеннән 2320 метр биеклеккә күтәрелдек. Биеклеккә менгән саен табигатьнең матурлыгына сокланып, хозурланып туя алмыйсың, йөрәк тибеше дә үзгәрә, өскә менгән саен колак ишетми башлый, әйтерсең, самолётта очып барасың.
Сочи, Адлер шәһәрләре шундый матур! 2014 елда Сочида булган кышкы Олимпиада шәһәрчеге матур урын булып, үзенә әллә каян тартып тора.
Ә шарлавыклары турында сөйли башласаң, сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый! Менделиха шарлавыкы1472 метр биеклектә үз колачына 33 шарлавыкны кочаклаган да челтер-челтер кар суларын көннәр, төннәр буе агызып тора.
Ярларына сыймыйча шаулап аккан Мзымта елгасы - менә дигән табигать байлыгы. Яр буйларында, суның шаулап аккан тавышы астында кешеләр, яшьләр аралашып ашап-эчеп утыралар!
Июнь аенда табигать тә, Кара диңгез дә тыныч булды. Дөнья күрдем, рәхәтләнеп кешеләр белән аралаштым, җылы як җимешләреннән авыз иттем.
Кибетләрдә йөрдем. Катык эчәсем килгәч, нигәдер Татарстаным катыгы сагындырды, катык дип сораган идем... Калтык китереп бирделәр, ул грузиннар ашый торган ит кисәге икән.
Диңгез һавасы да, суы да файдалы ди. Файдасы булсын да, тагын барырга язсын иде дип, поезд вагоны озатучысы формасы киеп үзем дә шулай сәфәрләргә пассажирлар озатып йөрсәм иде дип матур хыялларга бирелеп кайттым әле.

Фотолар гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: