Зәй офыклары

Сабантуйлар зур булмаган авылларны да читләп узмады

Кем уйлаган йөздән артык кына халкы булган Поповка авылында Сабантуй бәйрәме шулкадәр популяр булыр дип!

Сабантуйның башлануы көндезге сәгать унга билгеләнүенә карамастан, инде аннан күпкә иртәрәк балалар үзләренең уеннарын оештырып мәш киләләр иде. Сабантуй төгәл унда авыл җирлеге башлыгы Ислам Әмирхановның җыелган авылдашларына, кунакларга адресланган эчтәлекле чыгышыннан соң, рәсми төстә башланды.
Мәйдан үзенең зурлыгы ягыннан уеннар оештырырга да, көрәш алып барырга да мөмкинлек биргәнгә, Сабантуй гөрләп торды.
Традиция буенча милли көрәш әле укырга да кермәгән яисә башлангыч класста белем алучы малайлар арасында барды. Бәйрәмгә килгән һәр бала үзенең көчен, егәрен сынап карарга мөмкинлек тапты. Араларында дәртләнеп икешәр мәртәбә яшел чирәмдә үзенең батырлыгын күрсәтергә теләүчеләр дә булды. 
Балалар арасында көрәш тәмамлангач, сөлгеләр кодрәтле ир-егетләр кулына күчте.
Ә мәйданда йомыркалы кашыкны кабып йөгерү, көянтә-чиләкләр белән су ташу һәм башка халык уеннары дәвам итте. Дәртле музыка, халык җырлары мәйданны гына түгел, авыл урамнарын, тугайларны биләде.
Сабантуй гер күтәрү буенча батырны да ачыклый. Бу төрдә көч сынашучыларның саны дистәдән артык булды. Гер күтәрү буенча күп еллар район Сабантуйларында чемпион булып калган Николай Захаров беренчелекне бирмәде.
Баганага күтәрелү буенча барлык Татарстанга танылган Валерий Фролов, чын мәгънәсендә, цирк номерлары күрсәтте.
Милли көрәш буенча да 64 яшьлек Николай Захаров сынатмады: Поповка авылы Сабантуеның баш батыры исемен яулады.
Ислам Әхтәмович кебек әзерлекле җитәкчеләр булган урыннарда кечкенә генә җирлекләрдә дә шундый югарылыкта Сабантуйлар оештырырга мөмкинлек бар икән. Бу бит халкыбызда милли хөрлек барлыгын дәлилли торган зур вакыйга.
Поповка җирлегендә җитәкче булып эшләгән Земфира Миңнеханова. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: