Зәй офыклары

Югары Мәлем укучылары Сармашбаш мәгариф ветераны капка төбен кардан чистарткан

Игелекле эш башында Зәй районы Югары Мәлем мәктәбе укытучысы Роза Габдрахманова тора.

Зәй районы Югары Мәлем мәктәбенә күрше авылдан йөреп укучылар дәрестән соң Сармашбашта яшәүче мәгариф ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы Кифая апа Галләмованың капка төбен кардан чистарткан.

Әлеге волонтерлар, яшьармиячеләр һәм “СМС-балалар” отрядларына керүче IV-IX сыйныф укучылары бу эшне  ихластан, ветеранга ярдәм йөзеннән башкарган. Бу эш башында Югары Мәлем мәктәбе укытучысы Роза Габдрахманова тора. Роза Җәүдәтовна үзе дә Сармашбаш авылыннан Югары Мәлем мәктәбенә йөреп эшли. Мәктәп маршрут автобусында кайтканда, педагог укучылар белән шулай матур планнар корып кайткан.
- Ветеран капка төбендә юл салу идеясенә укучылар бик теләп кушылды, бердәм, тыңлаучан булганда, кемнедер сөендерегә, кемгәдер бүгенгесе көнне бик авыр тоелган эшне башкарырга була бит, - дип уртаклашты Роза Габдрахманова.
Ветеран капка туры бурап-бурап яуган кардан тәмам күмелеп калган булган, волонтерлар исә аны тиз арада кар-боздан аралап, ныклап таптап ветеран укытучыга йөрү өчен уңайлыклар тудырган.
Мондый игелекле эштән өлкән яштә, ялгыз яшәүче элекке укытучының күңеле бик булган.
- Әлеге эш башында торучы укытучыларга, укучыларга бик рәхмәтлемен. Үз изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын, - ди Кифая апа Галләмова.

Фотолар Югары Мәлем мәктәбеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: