Зәй офыклары

Сармашбашлылар халык җыенында үзләрен борчыган сорауларны күтәрде

Бүген Зәй районы Сармашбаш авыл җирлегендә халык җыены үтте.

Сармашбаш авыл җирлегендә узган халык җыенында районның үткән елдагы социаль-икътисади үсеше турында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәсхетдинов җирлектә башкарылган эшләргә хисап тотты.
- Безнең җирлектә нигездә үзарасалым хисабына кирәкле эшләр башкарылды. Сармашбашта зират коймасын, балалар уен мәйданчыгын матурлап, буяп чыктык. Бергәләп уртак эш башкару күңелле булды. Моннан тыш, бер урам юлына таш түшәлде. Кәдек авылы зираты өчен дә мөһим булган эшләрне башкара алдык. Федоровка авылында урам яктырткычлар яңартылды, чишмә төзекләндерелде, - дип ассызыклады ул.
Агымдагы елда да җирлектә халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен кирәкле булган эшләр эшләнәчәк.
Җыенда чыгыш ясаган үзәк дәваханә баш табибының эпидемиологик вазгыять буенча урынбасары Фалих Зәйнуллин сармашбашлыларга коронавируска каршы бердәм төстә вакцинация ясатулары өчен рәхмәт белдерде. Алга таба да моны 6 ай саен кабатлап торырга чакырды. Фәргать Камалиев та аның сүзләрен куәтләп, махсус бригаданы авылга чакыртып ревакцинация үтү турында искәртте.
- Коронавирустан бердәм гамәл кылып кына котылып була диләр табиблар, алар сүзенә колак салу бүген аеруча кирәк. Шулай ук, маллар арасында да төрле йогышлы чирләр чыгып кына тора, читтән очсызга мал сатарга килүчеләрдән сак булыгыз, - дип кисәтте ул.
Халык җыенында авылга район үзәгеннән автобус йөртү мәсьәләсе күтәрелде. Куркыныч тудыручы электр чыбыклары хакында да сүз булды.
Соңыннан авыл активистларына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: