Зәй офыклары

Сарсаз-Баграж мәдәният йорты алды карап туйгысыз

Матурлык дөньяны коткарыр, дигән бит классик.

Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йорты  биләмәсе яшеллеге, матурлыгы белән юлаучылар игътибарын җәлеп итә. Без биредә булганда мәдәният учагын җыештыручылар аның биләмәсе тирәсендә үлән чабу белән мәшгуль иделәр.  Алар агымдагы елда да мәдәният йорты каршына  нинди генә чәчәкләр утыртмаганнар. Орлыкларын язын тартмаларга чәчеп, чәчәк үсентеләрен үзләре үстерә икән.

Өстәвенә, иске тәгәрмәч, кулланылышта булган зур пластмасс савытларны да оста итеп эшкә җиккәннәр. Биредә һәр нәрсә уйланылган, иҗади якын киленгән.

 Ел коры килсә дә, гөлләр-ганҗәләре көлеп тора Сарсаз-Баграж мәдәният йорты  хезмәткәрләренең. Матурлык дөньяны коткара, дип юкка әйтмиләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: