Зәй офыклары

Сарсаз-Баграж мәдәният йортында террорчылыкка каршы тору турында сөйләштеләр

Бүген Сарсаз-Баграж авыл мәдәният йортында “Терроризм - җәмгыятькә куркыныч" дигән темага “түгәрәк өстәл” булып узды.

Чарада Баграж авыл җирлеге мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр катнашты.
 

Сарсаз-Баграж мәдәният йорты директоры Алексей Герасимов чыгыш ясап, терроризм һəм экстремизм турында аңлатты, чаралар үткәргәндә тормыш куркынычсызлыгы кагыйдəлəрен төгəл үтəүгə, таныш булмаган кешеләргә игътибар итəргə кирəклегенə басым ясады.

Террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү – һәркемнең бурычы. Шулай ук яшьләр арасында террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү турында да сөйләшү булды.

Терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алышынды.

Фото Сарсаз-Баграж мәдәният йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: