Зәй офыклары

Сарсаз-Баграж мәктәбендә юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлау буенча чара булды

Чара дәвамында укучылар үзләренең ни дәрәҗәдә юл билгеләрен, транспорт төрләрен аера белүләрен күрсәттеләр, кагыйдәләрне искә төшерделәр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җавапларын таптылар, шигырьләр сөйләделәр.

Мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләре куркынычсызлыгы буенча һәрдаим тематик линейкалар, класс сәгатьләре үткәрелеп тора. Бу көннәрдә  Сарсаз-Баграж мәктәбендә Зәй районының юлда йөрү кагыйдәләре куркынычсызлыгын профилактикалау бүлегенең җитәкчесе Иванов Вадим Валентинович һәм Мингазова Елена Рәүфовна белән очрашу булды. Вадим Валентинович балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштырды, юл билгеләре турында аңлатты. Юл һәлакәтләре турында статистиканы әйтте. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсәң, игътибарлы, сак булсаң, аяныч хәлләргә юлыкмаска да мөмкин булуын ассызыклады.

 Башлангыч сыйныф укучылары “Юлда йөри беләсеңме? дигән сыйныфтан тыш ачык чара күрсәтте. Чара дәвамында укучылар үзләренең ни дәрәҗәдә юл билгеләрен, транспорт төрләрен аера белүләрен күрсәттеләр, кагыйдәләрне искә төшерделәр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, табышмакларның җавапларын таптылар, шигырьләр сөйләделәр. Вадим Валентинович чара ахырында укучыларга алып кигән бүләкләрен тапшырды. Һәм тагын бер кат юлларда сак йөрергә кирәклеген әйтте, һәр кешенең сәламәтлеге, куркынычсызлыгы үзеннән дә торуына басым ясады. Түбәндәге киңәшләрен җиткерде: “Кадерле балалар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә юлда йөрү кагыйдәсен һәркем белергә тиеш! Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас”.

    Чараны башлангыч сыйныф укытучылары Светлана Михайловна Журавлева белән Светлана Егоровна Тугашева әзерләде һәм алып барды.

 

Ирина Чернова.

Ирина Чернова фотолары. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: