Зәй офыклары

Сарсаз-Баграж мәктәбенең яшь юл инспекторлары профилактик эшкә кереште

Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбенең яшь юл инспекторлары укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар.

Сарсаз-Баграж мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары, районда беренчеләрдән булып, укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында искә төшерделәр.

”Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов, балалар һәм педагогларга мөрәҗәгать итеп, транспортта балаларны йөртү җайланмаларыннан файдалану кирәклеген ассызыклады һәм балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмы статистикасы белән таныштырды.

Фотолар Сарсаз-Баграж мәктәбеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: