Зәй офыклары

Сарсаз - Багражда җылы очрашу узды

Быел Җиңү көнендә Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган мемориаль комплекс ачылган иде. Шунна бирле аның яныннан кеше өзелеп торганы юк.

Җирлек башлыгы Павел Минеев әйтүенчә, әлеге комплексны карарга төрле төбәкләрдә яшәүче авылдашлар кайта, еш кунаклар була икән. Бүген биредә шәһәр-район ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин, «Форпост» клубы җитәкчесе Алексей Алексеев, район яшьармиячеләр хәрәкәте җитәкчесе Александр Ширяев, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, бер төркем әфганчылалар, шәһәрнең кайбер мәктәпләре тормыш иминлеге нигезләре укытучылары булды.


Җирлек йөзен билгеләүче әлеге комплекс аларда соклану хисе уятты. Яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү өчен нинди матур үрнәк!


Биредә Бөек Ватан сугышына китеп яу кырларында башларын салган, кайтып бакыйлыкка күчкән сугышчылар фотосурәтләре урын алган. Менә-менә алар телгә килер сыман. Каһарман якташларыбызга багышлап булдырылган комплекс күңелдә әйтеп бетергесез хисләр уята.


Бөек Ватан сугышына Сарсаз-Баграж авылыннан 248 кеше киткән, шуларның 132се кире әйләнеп кайтмаган, яу кырларында ятып калган. Яңа төзелгән мемориаль комплекс каһарман якташларыбызга багышлап булдырылган.
Павел Минеев һәм авыл ветераннар советы рәисе Александр Чернов әлеге комплекс барлыкка килү тарихын бәян итеп, аның дәвамлы булуы турында сөйләделәр. Алга таба тыл ветераннары да шулай халык хәтеренә кайтарылачак.


Комплексны караудан тыш, кунаклар мәктәптә дә булдылар. Биредә аларны “Сандугач” балалар керәшен ансамбле җыр-биюләр белән каршы алды. Мәктәптәге Беренче Бөтендөнья сугышы катнашкан якташларыбыз истәлегенә багышланган “Онытылган сугыш” дип аталган фоторәсемнәр күргәзмәсе аларда аеруча зур тәэсирләр калдырды. Музейда сакланучы экспонатлар шулай ук кунакларда зур кызыксыну уятты.


Очрашуда катнашучылар Баграж авыл җирлегендә биредә яшәүчеләрдә, аеруча балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрварлык хисе тәрбияләүгә зур игътибар бирелүен, башка авылларга үрнәк булырлык эшләр башкарылуын билгеләп үттеләр.

Айгөл Яруллина фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: