Зәй офыклары

Сайлау-2016. Әзерлек бара

Белгәнегезчә, 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Шәһәр-районда сайлауларга әзерлек буенча нинди эшләр башкарыла? Бу турыда шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ландыш Ананьева сөйли. -Районда сайлауларга әзерлек сайлау законнары кысаларында алып барыла. Бердәм сайлау көнендә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән беррәттән 18 бер мандатлы сайлау округлары буенча...

Белгәнегезчә, 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Шәһәр-районда сайлауларга әзерлек буенча нинди эшләр башкарыла? Бу турыда шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ландыш Ананьева сөйли.

-Районда сайлауларга әзерлек сайлау законнары кысаларында алып барыла. Бердәм сайлау көнендә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән беррәттән 18 бер мандатлы сайлау округлары буенча муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын сайлау да узачак.

Районда 64 сайлау участогы төзелде. Участоклар 2013 елда биш елга төзелгән иде, шуның 20се - шәһәрдә, 44е - авылларда. Басма агитация материаллары урнаштыру өчен махсус урыннар билгеләнде. 3 августтан 6 сентябрьгә кадәр шәһәрдә Крупская урамы, 6нчы йорт (9, 51нче бүлмәләр) адресы буенча урнашкан территориаль сайлау комиссияләре сайлау көнендә сайлау участогына килә алмаучы сайлаучылар өчен теркәлү таныклары бирә. 7-17 сентябрьдә теркәлү таныклыгын участок сайлау комиссияләрендә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: