Зәй офыклары

Шәһәр прокуратурасы эш бирүчене җаваплылыкка тарткан

Прокуратура хәбәр итүенчә, эшләүче белән хезмәт килешүе төзелмәгән өчен бер эш бирүче җаваплылыкка тартылган.

Зәй шәһәр прокуратурасы Зәйнең бер шәхси эшмәкәренә карата РФ административ хокук бозулар колексының  5.27нче  маддәсе 4нче  өлеше буенча (хезмәт килешүе төзүдән баш тарту) эш кузгаткан.

Моңа ешмада эшләүче бер эшченең морәҗәгате буенча  прокуратура тикшерүе  материаллары нигез булган.

Тикшерү барышында  мөрәҗәгать итүче хатын-кыз   2021 елның 1 апрелендә кибеттә сатучы буларак эшли башлаган.Шул ук вакытта, РФ Хезмәт кодексының 68 маддәсе  таләпләрен бозылып, өч көн эчендә эш бирүченең эшкә кабул итү турында боерыгы (күрсәтмәсе)  игълан ителгән,  ә шләүче белән хезмәт килешүе төзелми.

Хезмәт законнарын бозган өчен прокуратура шәхси эшмәкәрне административ җаваплылыкка тарткан: эш бирүчегә 5 мең сум күләмендә штраф салынган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: