21 майда Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сарае спорт залында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында җирлекләр арасында өстәл теннисы буенча беренчелек узды.
Анда Поручик авыл җирлеге җиңүче булды. Яктыкүллеләр - II, Аксар җирлеге III урында. Ир-атлардан Михаил Сапаев (Поручик) - I, Фәтхелгаян Әхмәтҗанов (Аксар) - II, Динар Хәйруллин (Якты Күл) - III, хатын-кызлардан Азалия Борһанова (Аксар) - I, Альбина Фәттахова (Поручик) - II, Ильмира Ходжаева (Якты Күл) III урын алды.
Фотлар спорт идарәсеннән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз