Зәй офыклары

Социаль хезмәткәрләр имтихан тотты

Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Россия Федерациясендә граҗданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү нигезләре турында" 442нче Федерал Законга нигезләнеп эшли. Быел законга шактый гына үзгәрешләр кертелеп, ул 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Социаль учреждениеләрнең төп документы саналган закондагы үзгәрешләр турында хезмәткәрләр хәбәрдармы һәм аны ни дәрәҗәдә белүләре турында...

Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Россия Федерациясендә граҗданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү нигезләре турында" 442нче Федерал Законга нигезләнеп эшли. Быел законга шактый гына үзгәрешләр кертелеп, ул 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Социаль учреждениеләрнең төп документы саналган закондагы үзгәрешләр турында хезмәткәрләр хәбәрдармы һәм аны ни дәрәҗәдә белүләре турында республикада әле өлкә белгечләре арасында тикшерүләр үткәрелә. Мондый чарадан безнең район да читтә калмады, социаль өлкә хезмәткәрләре тест формасында имтихан тотты һәм барысы да уңай билге алды. Социаль яклау бүлеге мөдире Эльмира Хуҗина хезмәткәрләрнең практик яктан да һәм теория буенча да көчле булуларын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: