Зәй офыклары

Социаль челтәрләрдә Зәй районында булган өермә фотолары пәйда булды

Зәй районында яшәүчеләр бүген һавада гаҗәеп табигать күренеше – өермә күреп, фотога төшергәннәр.

Һавада өермә күренеше фотосы социаль челтәрләрдә барлыкка килде. 

Татарстан Гидрометеоүзәгенә сылтама белән "Татар-информ" МА  хәбәр ителгәнчә, әлегә белгечләр безнең районда өермәле давыл турында мәгълүматны расламаганнар, чөнки ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең якындагы станцияләре мондый күренешләрне теркәмәгән.

Шул ук вакытта Гидрометүзәктә хәбәр ителгәнчә, бүген республикада һава торышы тотрыксыз, аерым районнарда көчле җил күзәтелә.

Фотолар социаль челтәрләрдән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: