Зәй офыклары

Совет ЭВМын эшләүче исемен мәңгеләштерүне Татарстан халкы тавыш бирү юлы белән хәл итәчәк

Башир Рәмиев хөрмәтенә урам, премия яки IT-парк барлыкка килергә мөмкин.

Татарстанда Бәшир Рәмиев исемен мәңгеләштерү буенча тавыш бирү башланды. Беренче совет ЭВМын эшләүчеләр истәлегенә урамны атарга, IT өлкәсендә премияне гамәлгә куярга яки Казандагы элеккеге «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы урынында IT-парк ачарга тәкъдим итәләр.

Тавыш бирүдә онлайн катнашырга мөмкин.

ВКонтакте: https://vk.com/tatarinform?w=wall-26433195_139192  
Одноклассники: https://ok.ru/tatarinform/topic/154388386714393
Телеграмм: https://t.me/tatmediaofficial/32045

Бәшир Рәмиев 17 яшендә СССР уйлап табучылар берлегенең иң яшь әгъзасы булды. Соңрак ул ЭВМ авторлары һәм конструкторлары арасына керә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: