Зәй офыклары

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары – Зәйнең “Азаль” ансамбле Кырымда булды

Алар Кырымның “Голубая волна” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерында, быелгы фестиваль җиңүчеләре составында 18 көн ял итеп кайтты.

Традицион җәйге иҗади смена Татарстан Президенты һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырылды. 
Татарстанның 17 муниципаль берәмлегеннән фестивальнең 230 лауреаты Кырымның Саки шәһәрендә булдылар 
Смена программасында балаларның ялы белән бергә белем бирү өлешенә дә аерым игътибар бирелгән. Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, «Эфир» телекомпаниясенең мәдәният бүлеге мөхәррире Дмитрий Пивоваров, «Дорога из города» бию театры студиясе солистлары, шулай ук фестиваль хәрәкәтенең узган елларда җиңүчеләре — Россия театр сәнгате-ГИТИС институтын тәмамлаучылар осталык дәресләре уздырганнар. 
Смена ахырында ябылу тантанасы оештырылган, анда һәр бала һәм барлык педагоглар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле бүләкләр алганнар. 
- Балалар чын мәгънәсендә ял һәм иҗади осталык мәктәбе узды. Алар киләсе елларга көч туплады, - ди “Азаль” вокаль-хореография ансамбле җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: