Зәй офыклары

Спортны үз иткән зәйлеләр янә чаңгыга басты

Зәйлеләр узган шимбәдә Яңа шәһәр урман буенда актив һәм бердәм булып чаңгы сезонын ачты.

Әлеге спорт чарасына шактый зәйле җыелу - районда чаңгы спортының популяр булуына ишарә. Бәйрәмне ачу тантанасында Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, район Советы депутаты Эдуард Галеев һәм башкалар катнашты. Мәртәбәле кунаклар чаңгы спортын үз итүчеләрне сезон ачылу белән котлады. Шунысы игътибарга лаек, тантанада актив зәйлеләргә «ГТО» хәрби-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды. Спорт бәйрәме өчен бу көнне һава торышы да уңай торды. Беренче булып стартка мәктәп укучылары басты. Алар эстафетаны өлкәннәргә тапшырды. Шул рәвешле, старт бирелүгә, олысы-кечесе чаңгы юлларын иңләде генә. Һәркемнең кәефе күтәренке, җиңүгә омтылышы көчле иде. Финалга килүчеләрне яшь төркемнәре буенча бүләкләүләр дә оештырылды. Бу көнне иң өлкән чаңгычыга 82 яшь булса, иң кечесенә 5 яшь иде. Кыскасы, әби-бабайлар дә, бәбиләр дә чаңгыны үз итә Зәйдә. Чаңгы спорты ветераны Анатолий Юров өлкән яшьтә булуына карамастан, кышның беркөнен дә чаңгысыз уздырмый. Быел ул үзе өчен 75нче чаңгы сезонын ачты. Миңлеислам ага Хәбибуллин да аннан калышмый.
-Без чаңгы бәйрәменә гаиләбез белән килдек. Чаңгыга хирыслык тормыш иптәшем Миңлеисламнан күчте миңа. Бирегә кызым Эльвира, киявем Илдар, оныгыбыз Данис та килде. Аның өчен алдан ук хәстәрен күрдек. Бу спорт кына түгел, җан бәйрәме дә бит. Алдагы елларда да чаңгы юлларында очрашырга язсын. Барыбыз да сихәт булыйк, хәрәкәттә бәрәкәт, дип юкка әйтмиләр бит, - ди Миңлеислам аганың тормыш иптәше Рәйхана Хәбибуллина.
Чаңгы сезонын ачуда бер гаиләдән өч буын катнашуы – яхшы фал. Чаңгы юлларында берничә буын чаңгычы тәрбияләнә, димәк.
-Чаңгы трассаларына чыгучылар яхшы кәеф, үзләренә күңел һәм рух күтәренкелеге алу белән генә чикләнмичә, башка кешеләрне спорт белән шөгыльләнүгә рухландыра, - ди Петр Уразайкин.
Шунысы игътибарга лаек, әлеге спорт төрен яратучылар өчен Зәйдә шартлар елдан-ел яхшыра бара. Гомумән, районда актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкинлекләр җитәрлек.
Активлыгы өчен бүләк алучылар аарсында  спорт ветераны 75 яшьлек Нәзирә Шәрипова да бар иде.
-Кышын чаңгыга басмаган көн сирәктер, шулай итеп мин җәйгә бакчамда эшләргә көч җыям, күңел күтәренкелеге алам, - ди Нәзирә ханым.
Спорт чарасына килүчеләр өчен биредә төрле күңел ачулар оештырылды. Актив ял итүчеләр катнаш эстафетада, мас-рестлинг, гаилә йөгерешләрендә катнашты.

Иң яшь зәйлеләр өчен «Кышкы карусель» уен программасы, шулай ук күңел ачу программасы узды.
Чаңгыларны прокатка алу мөмкин булды. Гадәттәгечә, теләгән һәркем коймак һәм кайнар чәй белән дә сыйланды. Шул рәвешле урман аланы шаулап-гөрләп торды.
Спорт чарасыннан һәркем күңел атналык эшкә күңел күтәренкелеге, сихәтлек алды. 

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: