Зәй офыклары

Сәрәпәле авылында кибетнең тәрәзәсен ватканнар

Зәй районы Сәрәпәле авылы кибетенең тәрәзәсен ватканнар.

29 ноябрьдә район эчке эшләр бүлеге дежур часте Сәрәпәле авылында кибет верандасының  тәрәзәсе ватылуы турында хәбәр ала. Кибеттән 3000 сумлык алкогольле продукция урлана. Оператив-эзләү эшләре барышында әлеге җинаять кылуда гаепләнеп, “кайнар эз”дән элек тә хөкемгә тартылган Зәй һәм Чаллы шәһәрендә яшәүче ике кеше тоткарланган. Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: