Зәй офыклары

Стандартлар расланды

Россия Хөкүмәте 2015-2017 елларга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча федераль стандартларны раслады. Документтан аңлашылганча, Россия буенча, уртача алганда, бер айга 1 квадрат метр торак мәйданына күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләрнең ахыргы бәясе 2015 елда - 122 сум, 2016 елда - 131, 2017 елда 138,3 сум тәшкил итә. Россия буенча уртача...

Россия Хөкүмәте 2015-2017 елларга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча федераль стандартларны раслады. Документтан аңлашылганча, Россия буенча, уртача алганда, бер айга 1 квадрат метр торак мәйданына күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләрнең ахыргы бәясе 2015 елда - 122 сум, 2016 елда - 131, 2017 елда 138,3 сум тәшкил итә. Россия буенча уртача алганда, бер айга 1 кв м торак мәйданына торакны капиталь ремонтлау бәясенә федераль стандарт 2015 елга - 7, 2016 елга - 7,3, 2017 елга 7,6 сум күләмендә билгеләнгән. Татарстан өчен беренче стандарт шушы өч елга аерым-аерым 112,1 сум, 120,4 сум һәм 127,1 сум тәшкил итә. Татарстан өчен икенче стандарт 6,7 сум, 7 сум һәм 7,3 сум күләмендә.

("Ватаным Татарстан").

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: