Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Табиб Әнвәр Нәбиуллин Зәй үзәк дәваханәсеннән китәргә җыенмый

Зәй шәһәре социаль челтәрләрендә Зәй район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллиның эштән китүе турында имеш-мимешләр пәйда булды.

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә Зәй район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллин эштән киткән икән, дигән хәбәрләр таралды. Бу дөресме, дигән сорау белән без Зәй район үзәк дәваханәсенең баш табибы Айдар Фатыйховка мөрәҗәгать иттек.

- Юк, бу хәбәр дөрес түгел. Әнвәр Сәүбәнович чираттагы ялда. Әйе, ул бик арый һәм бу хәзерге шартларда аңлашыла, әмма табиб эштән китәргә җыенмый, - диде Айдар Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев