Зәй офыклары

Табиб сүзе

Техник прогресс алга киткән бүгенге көндә хәрәкәт активлыгын арттыру, спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим.

Әлбәттә инде вирус куркыткан бу заманда сәламәт яшәү рәвешенә игътибарлы булу аеруча кирәк. Бу хакта табиб-терапевт Айрат Фаткуллин сүзләренә колак салыйк:
- Дөрес туклану – сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты. Иртәнге сәгатьләр – организмны тукландыру өчен иң төп вакыт. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш. Көнлек энергия чыгымнарын тулыландыру өчен аксым, май, углевод һәм витаминнарга бай ризыклар ашау мөһим. Тиешенчә эшкәртелгән, юылган һәм куллану вакыты чыкмаган ризыклар гына ашарга. Хәрәкәт активлыгына ирешү өчен физик күнегүләр белән шөгыльләнү, организмыңны чыныктыру, зарядка ясау мөһимлеген онытмас-ка кирәк. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чараларда гаилә белән бергәләп катнашу да мөһим роль уйный. Тән сәламәтлеге белән бергә күңелеңнең дә тыныч булуы кирәк. Нерв системасы какшаган кешенең физик сәламәтлеге нык була алмый. Ә физик сәламәтлекнең нигезе – нерв системасының ныклыгы ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: