Зәй офыклары

Тагын бер зәйле мошенниклар кармагына эләккән

Полиция хезмәткәрләре шикле кешеләр белән сөйләшмәскә, банк картасы турындагы мәгълүматларны берәүгә дә әйтмәскә кирәклеге хакында гел искәртеп тора, тик бу ялгышны кабатлаучылар кимеми.

Зәйдә  яшәүче 25 яшьлек ханымнан билгесез кеше алдау юлы белән 103110 сум акчасын урлавы турында хәбәр керә. Әлеге хәбәрне тикшерү барышында зыян күрүченең «Юла» интернет сайтында көчекләр сату турында белдерүне күреп,  сатучыга аларны сатып алырга теләве хакында язуы ачыклана. Алга таба мошенник белән язышу барышында зыян күрүче күрсәтелгән банк счетына 103110 сум күчерә.

Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: