Зәй офыклары

Тагын ике зәйлегә COVID-19 диагнозы куйганнар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 132 кеше йоктырган.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 132  яңа  очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, калганнары  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 30 кеше хастаханәгә салынган, 102  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 63, Чаллыда - 27, Әлмәттә – ун, Тукай районында – биш, Чистай районында – дүрт,  Алабуга, Түбән Кама  районнарында – өчәр, Азнакай, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч  районнарында  – икешәр, Актаныш, Әтнә, Югары Ослан, Минзәлә, Спас   районнарында - берәр очрак теркәлгән.

19 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның  28 848 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 24 242  кеше терелде.

Бүгенге көнгә республикада 1 280 556  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның  988 612се  – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Зәй шәһәр һәм район халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар:


- дүшәмбе-җомга - үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 8:00дән 17: 00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 8: 00дән 12:00гә кадәр;


- дүшәмбе-җомга кабул итү бүлегендә - 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр;


- “Салават күпере” поликлиникасында - 9:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр;


- Иске Зәй табиб амбулаториясендә - 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр;


- Мирный микрорайонындагы табиб амбулаториясендә эш көннәрендә 9:00 дән 16:00гә кадәр. 12:00-13:00 - төшке аш, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: