Зәй офыклары

Татар гимназиясендә соңгы кыңгырау чыңлады

Зәйнең милләт сагында торучы уку йорты Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясен быел ике дистә укучы тәмамлый. Арада дүртесе медальгә дәгъва кыла.

Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрләрендә йөртми икән. Зәйнең татар гимназиясендә  бәйрәм тиешле югарылыкта, җылы, шул ук вакытта моңсу да узды.
Район Советының аппарат җитәкчесе Ландыш Ананьева  гимназия тәмамлаучыларның шатлыгын уртаклашырга килде. Ул аларны район башлыгы Разиф Кәримов һәм шәхсән үзе  исеменнән сәламләп, алда торган бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып чыгуларына басым ясады, егет-кызларга олы тормыш юлына хәер-фатиха бирде.  
- Бүгеннән башлап сез мөстәкыйль тормышка аяк басасыз. Һәм бүгеннән башлап сез язмышыгыз өчен үзегез җаваплы буласыз. Алда сезне зур сынаулар көтә, имтиханнарны уңышлы тапшырып, сайлаган һөнәрегез буенча белем алып, лаеклы шәхесләр булып, илебез, республикабыз өчен матур итеп хезмәт итәргә язсын, -диде Ландыш Госмановна. 
Гимназия директоры Рафаэль Хәсәншин, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәфисә Гатиятуллина, башлангыч сыйныф укытучылары Гөлназ Шәрифуллина, класс җитәкчеләре Земфира Кузнецованың котлау сүзләре, әти-әниләренең сәхнәләштереп күрсәткән күренешләре күңелләргә аеруча  хуш килде. 
Әти-әниләр исеменнән Илсөяр Шәяхмәтова чыгыш ясап,   ул-кызларына белем һәм тәрбия биргән укытучылар, мәктәп җитәкчелегенә чиксез рәхмәтен җиткерде.
Балалар алга таба укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә ниятли. Уй-ниятләре тормышка ашсын. Соңгы кыңгырау чыңлаганда алар күзендә яшьләр күренде. 
Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр. Ак юл сезгә, балалар.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: